• Русский
  • Татарча

Республика август киңәшмәсе секциясе

2022 нче елның 30 нчы июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна «Программа-проектлы якын килүне гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмаларының эшчәнлеге» темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты.
Пленар утырышта 250 кеше катнашты: мәгариф идарәләре башлыклары урынбасарлары, бөтен республикадан белем бирү оешмалары директорлары, методик хезмәт белгечләре. Республика август киңәшмәсендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзалия Загриевна, Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Старостин Александр Владимирович, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптраис улы мөрәҗәгать иттеләр.
Пленар утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Программа-проектлы якын килүне гамәлгә ашыру шартларында республика белем бирү оешмаларының эшчәнлеге, Алексеева Татьяна Георгиевна
  • Сәләтле балалар белән эшләү системасы-дәүләт эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе, Федоровых Данила Александрович
  • Педагогларның һөнәри компетентлыгы факторы буларак проект эшчәнлеге, Ногманова Людмила Николаевна
  • Белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак программа-проект эшчәнлеге, Афанасьева Рәисә Вәли кызы
  • Программа-проектлы якын килү мисалында мәктәп белем бирү мохитен формалаштыру тәҗрибәсе, Гинниатуллина Гөлназ Гали кызы