• Русский
  • Татарча

«Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен туган  (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы эшендә гамәлгә ашыру» темасы буенча РФ гуманитар профиль педагогларының квалификациясен күтәрү курслары

2022 елның 10 июненнән 22 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 36 сәгать күләмендә «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен туган  (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы эшендә гамәлгә ашыру» Россия Федерациясе субъектларының туган (татар) теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән барлыгы 205 педагог белем алды.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар ачылды::

  • Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә  кертүне норматив һәм методик тәэмин итү;
  •  «Туган тел һәм туган әдәбият» предмет өлкәсендә яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә  кертү. 

Тыңлаучыларны укыту йомгаклау тестын уңышлы узу һәм түгәрәк өстәл үткәрү белән тәмамланды.