• Русский
  • Татарча

Мәгариф «алтын стандарты» укытучыларга йөкләнешне киметәчәк

Россия иҗтимагый Палатасында «Бердәм белем бирү пространствосы: дәреслекләр һәм программалар» темасына иҗтимагый фикер алышу узды. Экспертлар «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр хакында фикер алышты, аны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф буенча Комитеты гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Дискуссиянең модераторы булып Россия Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем бирү һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Наталья Кравченко чыгыш ясады.

«Без җәмгыятьнең – ата – аналарның, педагогларның бердәм белем бирү киңлеген ныгытуга даими һәм тотрыклы ихтыяҗын тойдык. Балаларга бердәм белем базасы бирелергә тиеш. Бу-мәктәптән мәктәпкә күчкәндә, баланың башка дөньяга күчүен булдырмас өчен кирәк. Бер мәктәптә ул бер дәреслек буенча укыган, ә икенче мәктәптә бөтенләй башка программа.

Без Россия Мәгариф Министрлыгы коллегаларына әлеге теманың сайлаучылар белән очрашуларда даими килеп чыгуын билгеләдек, һәм Министрлык кабул итә алырлык чаралар тәкъдим иттек», – диде Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова.

«Дәреслекне карап тоту өчен җаваплылык укытучыга яки директорга түгел, ә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтен алып бара торган федераль министрлыкка йөкләнергә тиеш», - дип ассызыклады ул.

Россия Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры Максим Костенко дәреслекнең укучыны үстерүнең мөһим коралы булуын, әмма бердәм дәреслек турында бердәм белем бирү киңлеген булдырмыйча гына сөйләп булмый, дип билгеләп үтте.

«Бердәм белем бирү пространствосын булдыру-укытучыларның бүгенге көндә тырышлыгы, ләкин шуны аңларга кирәк: бу барлык белем бирү оешмаларын унификацияләү түгел. Без һәр мәктәптә уникаль педагогик коллективлар эшләвен беләбез, әмма коллективларның эшчәнлеген җайга салу зарур. Кызганычка каршы, бүген без күп кенә интерпретация алымнарын күрәбез, ә бу һәрвакытта да белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә китерми», – дип игътибарны юнәлтте Максим Костенко.

Аның сүзләренә караганда, бердәм белем бирү киңлеге – ул өйрәтә торган комплекс, шулай ук белем бирү нәтиҗәләре эчтәлеге дә.

«Базис тудыра торган федераль программалар турында сөйләгәндә, без югары нәтиҗәләргә ирешкән белем бирү оешмалары өчен иҗади активлык чыганагын япмый торган программалар өчен чыгыш ясыйбыз. Федераль инновацион мәйданчыкларның роле һәм әһәмияте арта. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, профильләрнең юнәлеше Федераль мәгариф программасында сакланачак һәм чагылыш табачак», – диде Максим Костенко.

Ул федераль белем бирү программасын гамәлгә кертү укытучыларга эшләрендә ярдәм итәчәк, аларга бюрократик йөкләнешне киметәчәк, дип өстәде.

«Бүген ышаныч мәсьәләсе бик мөһим. Әгәр дә без бу «алтын стандарт»ны булдыруның үтә күренмәле һәм аңлаешлы механизмын формалаштырсак, эчтәлеге өчен җавап бирүче кешеләр, шулай ук бу эчтәлеккә йогынты механизмы аңлашыла икән, бүген килеп чыккан сорауларның күбесе бетереләчәк. Процессның барлык катнашучылары белән төбәк үзенчәлекләренә, балалар, оешма үзенчәлекләренә бәйле вариативлык балансын билгеләү һәм килештерү мөһим», - дип аңлатма бирде Россия Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем бирү һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Наталья Кравченко.

Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Александр Молотков, «алтын стандарт» «алтын шаблон»га әверелмәсен өчен, федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү мәктәпләрне үстерүдә чикләмәүнең мөһимлеген ассызыклады.

Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Екатерина Алтабаева белдергәнчә, җәмгыятьтә белем бирү программаларының бердәмлегенә ихтыяҗ бар.

«Федераль методик программаны эшләгәндә, мәктәпнең стандарттан тыш программаларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге булсын өчен, сәгатьләр буенча күзәтүне калдырырга кирәк. Мәскәү эшләнмәләргә дә кушылырга һәм безнең эшләнмәләрне федераль мәгариф программасына кертергә әзер», - диде ул.

«Без «алтын стандарт» турында сөйләшкәндә, ул алтын булсын өчен барысын да эшләргә кирәк. Моңа бик нигезле һәм профессиональ якын килергә кирәк. Эш программасы уку планының барлык сәгатьләрен дә колачларга тиеш түгел. Ул чакта оешманың мөстәкыйль эше өчен мөмкинлекләр калмаячак. Дәреслекләргә килгәндә, эчтәлекне кем формалаштыра, дип уйларга кирәк. Барыннан да элек, бу югары профессиональ галимнәр, яхшы әзерлекле кадрлар булырга тиеш. Шул чакта гына без концепт килеп чыкты дип әйтә алабыз», – диде ул.

«Россия офицерлары» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе полиция генерал-лейтенанты Александр Михайлов ассызыклаганча, мәктәпләрне «кыска дистанцияләр» буенча бәяләү дөрес булмас иде.

«Бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаган балалар, дәреслекләрдә бер нәрсә язылып, торышта башкача булуга бәйле рәвештә, дөньяга караш буенча җитди проблемаларга ия. Бу хәлне төзәтергә кирәк. Мәсәлән, электрон варианттагы дәреслекләр гиперссылка рәвешендә өстәмә мәгълүматка ия булырга тиеш», - дип билгеләп үтте ул.

Белешмә.

Хәзерге вакытта белем бирү программалары федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә һәм төп гомуми белем бирү программаларын исәпкә алып, мәктәпләр һәм укытучылар тарафыннан эшләнә.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты Федераль дәүләт белем бирү программалары ярдәмендә барлык мәктәпләр өчен дә белем бирүнең «алтын стандарты» н беркетергә ярдәм итәчәк закон төзәтмәләрен тәкъдим итте. Шулай ук бердәм белем бирү киңлеге кысаларында Бердәм дәреслекләрне эшләү тәкъдим ителә.

Иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре буенча педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләренең тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен исәпкә алып, тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Тәкъдимнәр Россия Федерациясе дәүләт органнарына җибәреләчәк.

 

РФ Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте материаллары буенча