• Русский
  • Татарча

Уку залында “Педагогик белем бирү технологияләре”, “Мәктәптә чит тел” исемле күргәзмәләр

ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге уку залында китап күргәзмәләре эшли.

Беренче күргәзмәдә “Педагогик белем бирү технологияләре” темасы буенча уку китаплары һәм вакытлы басмалар тәкъдим ителгән.

“Мәктәптә чит тел” дип аталган икенче күргәзмә үз эченә “Просвещение” нәшриятында дөнья күргән инглиз, француз, кытай һәм немец телләрен
буенча дәреслекләрне һәм аларга кушымталарны ала.

Барлык дәреслекләр дә 2018/2019 нчы уку елына федераль исемлеккә кертелгәннәр.

Фотогалерея