• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасында авыллар турында фильм төшерелә башлады

«Веретёнце: Татарстан авыллары турында кино» проекты Татарстан Республикасы авылларының күптөрлелеген чагылдыра. Кино төшерү кинематографны һәм телевидениене үстерү буенча коммерцияле булмаган «Кино наизнанку» оешмасы тарафыннан «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла

Фильмның иҗади командасы-Казаннан ерак булмаган һәм зур булмаган авылларда яшәүчеләр саклый торган халык мәдәнияте һәм традицион яшәү рәвеше кыйммәтләренә битараф булмаган яшьләр. Проектның консультанты-Татарстан Республикасының әйдәп баручы фольклористы, Институтның өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Кондратьева. Режиссер булып проект җитәкчесе Вячеслав Иванчук чыгыш ясады.

Документаль фильм кысаларында барлыгы 51 минут дәвамында 3 авылның: Бессоново (Тәтеш районы), Сәләнгеш (Нурлат районы), Белкино (Питрәч районы) тормышы яктыртылачак. Кино төшерү өчен сайлап алынган торак пунктларда көчле ритуаль һәм көнкүреш практикалары, музыкаль фольклор үрнәкләре, гореф-гадәтләр саклана.

Фильмның премьерасы 2022 елның ноябренә планлаштырылган. Ул «Веретенце: Татарстанның Рус авыллары турында кино» проектының партнеры булган «Мир» кинотеатрында узачак.
 

Фотогалерея: