• Русский
  • Татарча

PISA-2021 моделе буенча белем бирү сыйфатын гомумроссия бәяләү нәтиҗәләре мәктәп укучыларының уку, математик һәм табигый-фәнни грамоталылыгының үсешен күрсәтте

2021 елда уку, математик һәм табигый-фәнни грамоталылык буенча 15 яшьлек мәктәп укучыларының нәтиҗәләре, алдагы ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, яхшырды. Бу хакта белем бирү сыйфатын бәяләү Федераль институты сайтында бастырылган PISA-2021 моделе буенча гомумроссия бәяләү нәтиҗәләре турындагы хисап мәгълүматлары сөйли.

2021 елда PISA моделе буенча гомумроссия бәяләү нәтиҗәләре буенча уку грамоталылыгыннан уртача балл 497 балл (дөньяда 21 урын, 2020 ел белән чагыштырганда 5 баллга үсеш), математика буенча – 498 балл (24 урын, 4 баллга үсеш), табигый-фәнни – 476 балл (34 урын, 4 баллга үсеш) тәшкил итте.

Тикшеренүдә Россиянең төрле төбәкләреннән 200 белем бирү оешмасыннан 6439 укучы катнашты.

PISA (Programme for International Student Assessment) - икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы эгидасы астында гамәлгә ашырыла торган уку казанышларын бәяләү буенча иң эре халыкара программа. PiSA моделе гомуми белем бирү сыйфатын бәяләргә һәм халыкара PISA шкаласы буенча нәтиҗәләр алырга мөмкинлек бирә. Бәяләүне үткәрү вакытында тупланган тәҗрибә Россия технологияләре базасында, икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы катнашыннан башка, тикшеренү үткәрергә мөмкинлек бирә.

PISA нәтиҗәләре, PIRLS һәм TIMSS чагыштыру халыкара тикшеренүләре нәтиҗәләре белән беррәттән, Россиянең гомуми белем сыйфаты буенча дөньяның иң яхшы ун иле арасына керүе күрсәткечен исәпләү нигезендә ята. 2019 елдан башлап ел саен, әлеге нәтиҗәләрнең динамикасын күзәтү максатыннан, PISA моделе буенча белем бирү сыйфатына гомумроссия бәя бирелә.

 

Чыганакка сылтама