• Русский
  • Татарча

Путин Галия Шәрәфетдинованы математика олимпиадасында җиңүе белән котлады

Россия укучылар җыелма командасы өч алтын һәм өч көмеш медаль яулады

Ослода (Норвегия) мәктәп укучыларының 63нче Халыкара математика олимпиадасы тәмамланды (IMO-2022). Анда 100дән артык илдән 589 бала катнашты. Россия укучылары биремнәрне дистанцион рәвештә үтәделәр һәм өч алтын һәм өч көмеш медаль алдылар.

 

Галия Шәрәфетдинованы һәм Россия җыелма командасының тагын биш катнашучысын РФ Президенты Владимир Путин 63 нче Халыкара математика олимпиадасында җиңү белән котлады.

«Сез яулаган медальләр – сезнең талантыгыз, тырыш хезмәтегез, нык холык һәм максатчанлыгыгыз өчен лаеклы бүләк», - диелә котлау адресында.

Шулай ук Россия лидеры бу җиңүгә педагоглар һәм катнашучыларның ата-аналары ягыннан да зур өлеш кертүен ассызыклады.

Олимпиаданың гомуми рейтингында алтын медаль һәм беренче урын иясе Галия Шәрәфетдинова Казанның 131-нче номерлы лицеен тәмамлаган.

Россия укучылар җыелма командасы өч алтын һәм өч көмеш медаль яулады.

Галия белән бер командада Иван Бахарев, Максим Туревский, Таисия Коротченко, Роман Кузнецов һәм Денис Мостафин булды.

 

"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча 

Фотогалерея: