• Русский
  • Татарча

Татарстаннан 2-3 сыйныф укучылары электрон көндәлекләр алып барачак

Татарстанда 2-3 сыйныф укучылары өчен «Электрон экологик көндәлек» медиапособие эшләнде. Аны укучылар дәресләрдә дә, мөстәкыйль дәресләрдә дә кулланачаклар.

«Татармультфильм» берләшмәсе тикшеренү эше һәм экология буенча факультатив дәресләр өчен медиапособие эшләде.
Пособие дүрт бүлектән тора, аларның һәркайсында сигезәр тематик дәрес бар. Һәр чирек ахырында балалар көндәлек ярдәмендә экологик юнәлешле тикшеренү проектын башкарачаклар.

Мондый көндәлек балаларда экологик гадәтләр булдырырга ярдәм итәр, әйләнә-тирә дөньяга һәм туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләр дип көтелә.
 
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча