• Русский
  • Татарча

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бушлай онлайн-курслар эшли башлады

Татарстанда «Белем җәе» - Иннополис университеты проекты эшли башлады. «Белем җәе» -мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары өчен бушлай онлайн-курслар, дип сөйләде Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
«Ата-аналар репетиторларга зур акчалар бирәләр, платформаларга түлиләр. «Белем җәе» цифрлаштыру елы кысаларында Татарстан халкына кирәкле контент алырга һәм билгеле бер юнәлешләр буенча белем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте министр.

«Белем җәе» кысаларында укулар интерактив һәм уен формасында уза. Балалар мөстәкыйль рәвештә төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына, Олимпиадаларга әзерләнә алалар, шулай ук мәктәптән тыш программа темалары буенча курслар да әзерләнгән. «Белем җәе»ндә блогинг нигезләрен, программалаштыру, финанс грамоталылыгын өйрәнергә, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен алырга мөмкин.

Моннан тыш, порталда педагоглар өчен материаллардан да файдалану мөмкинлеге бар.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча