• Русский
  • Татарча

Илнең иң яхшы укытучысы телетамашага сайланачак

Россиядә укытучылар турында телепроектта катнашу өчен педагогларны сайлап алу башланды, аның барышында «аудиторияне җәлеп итә, хәтта иң катлаулы материалны җиңел һәм аңлаешлы итеп аңлата ала торган илнең иң яхшы заманча педагогын сайлап алачаклар».
РФ Президенты Владимир Путин 2021 елның мартында «Ел укытучысы» конкурсы форматын үзгәртергә һәм аны ел дәвамында реалити-шоу буларак үткәрергә тәкъдим итте.Телетамашаны федераль каналларның берсе күрсәтәчәк.

Катнашуга илнең теләсә кайсы төбәгеннән фән укытучысы дәгъва итә ала. Моның өчен математика, химия, биология, география, тарих, физика, рус теле һәм әдәбиятын укыту кирәк.

Сайлап алуда катнашу өчен гаризаны 10 августка кадәр «ВКонтакте» социаль челтәренең мини-кушымтасында бирергә мөмкин. Сайлап алу һәм ачык тавыш бирүдә җиңүче җиде педагог дәресләр белән федераль телеканал эфирында чыгыш ясаячак. Җиңүче приз сыйфатында авторлык тапшыруын алачак, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

 
 Парламент газетасы материаллары буенча