• Русский
  • Татарча

Төбәкара фәнни-гамәли конференция

 

2022 елның 28-29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы, «Технология» фән өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модуль принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы, «Өстәмә һөнәри белем бирү процессы цифрлы трансформациясенең педагогик шартлары» эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында үткәрелә.

 

Конференциянең максаты-барлык төр һәм дәрәҗәдәге белем бирүнең югары сыйфатлы һәм һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итә торган цифрлы белем бирү мохите үсешенең перспектив һәм актуаль юнәлешләре турында фикер алышу; алдынгы белемнәрне системалаштыру һәм бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу.

Конференциянең бурычлары:

  • тупланган мәгълүматны системалаштыру, тәҗрибә һәм идеяләр белән алмашу, әле ачылмаган проблемаларны эзләү һәм аларны уртак хәл итү;
  • цифрлы технологияләрне һәм яңа ресурсларны үстерү өлкәсендә белем бирү хезмәткәрләренең фәнни һәм педагогик хезмәттәшлеген ныгыту;
  • белем бирүне цифрлаштыруның төп юнәлешләрен өйрәнү, яңа технологияләрне һәм техник җайланмаларны үзләштерү өлкәсендә педагогларның тупланган тәҗрибәсен тиражлау;
  • конференциядә катнашучыларга цифрлаштыру һәм яңа цифрлы технологияләрне (мәгълүматны эшкәртүнең интерактив чаралары, мобиль технологияләр, электрон ресурслар, цифрлы коммуникация чаралары) нәтиҗәле куллану өлкәсендә яңа казанышлар турында мәгълүмат җиткерүне арттыру;
  • заманча цифрлы инструментлар һәм сервисларны үзләштерүдә конференциядә катнашучыларның гамәли казанышларын күрсәтү;
  • заманча цифрлы белем бирү контентын, яңа укыту-методик комплексларны үзләштерү өлкәсендә яңа һөнәри элемтәләр урнаштыру.

Конференциядә катнашу өченбелем бирү белән идарә итү органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар, Россия Федерациясе субъектларыннан мәгарифне үстерү институтлары галимнәре һәм белгечләре чакырыла.

Гаризалар, мәкаләләр 2022 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә.

Теркәлү һәм материалларны йөкләтү өчен сылтама: https://forms.gle/bruF6LkdJoJ7kY3c9  

Конференция турында нигезләмә: https://clck.ru/sTRBW