• Русский
  • Татарча

М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лауреатларның кандидатуралары билгеләнде

М.И. Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясе Татарстан территориясендә урнашкан белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен бирелә.

Ел саен 5 октябрьгә һәркайсы йөз мең сум күләмендә М.И. Мәхмүтов исемендәге ике премия тапшырыла. Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм күренекле Россия педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтовның истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.

2022 елның 9 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында эксперт комиссиясе тарафыннан конкурс сайлап алуының финалистлары һәм премиягә дәгъва кылучылар билгеләнде. М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен бирү комитетына түбәндәге кандидатуралар тәкъдим ителде:

  • «Профессиональ булмаган педагогик эшчәнлекне гамәлгә ашыруга остазларны корпоратив әзерләү теориясе һәм методикасы» эшләнмәсе белән «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү институтының Психология һәм белем бирү кафедрасы мөдире Масалимова Әлфия Рафис кызы;
  • «Университет – лицей: фән, мәгариф, җитештерү» белем бирү кластеры моделен булдыруга авторлык карашын эшләү белән Н.И. Лобачевский исемендәге лицей директоры Скобельцына Елена Германовна;
  • «Булачак рус һәм татар әдәбияты укытучыларында әдәби традицияләр, әдәбият һәм мәдәният диалогы турында күзаллаулар формалаштыру» эшләнмәсе белән Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының Рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры Галимуллина Әлфия Фоатовна.
  • «Педагогик белем бирү системасында ике профиль буенча сәламәтлек саклау технологияләренең инновацион аспектлары» эшләнмәсе белән Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының Физик культура һәм спорт кафедрасы профессоры Ситдыйкова Ирина Дмитриевна.

«М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеменә дәгъва кылучыларга уңышлар телибез!

Фотогалерея: