• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинарлары

 

8 нче августтан 12 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү буенча педагогларга методик ярдәм күрсәтү кысаларында Актаныш, Сарман, Мөслим, Тәтеш районнарының башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинарлары үткәрде.

Семинарлар башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру шартларында башлангыч сыйныф укытучылары эшчәнлегенең актуаль аспектларына багышланган иде.

Укулар кысаларында түбәндәге сораулар ачылды:

  • башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның норматив-хокукый һәм психологик-педагогик аспектлары,
  • башлангыч сыйныф укытучылары эш программасына яңа таләпләр,
  • башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү технологияләре.

Семинарлар барышында катнашучыларның шәхси сораулары буенча кирәкле консультацион ярдәм күрсәтелде.

Чараның кураторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире.Хәмитова Г.Р.

Фотогалерея: