• Русский
  • Татарча

Казанда «Сыйныф марафоны»ның алтынчы чыгарылышы узды

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2022 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә масштаблы проект – дәрестән тыш чаралар циклын башлап җибәрә. «Сыйныф марафоны»ның алтынчы чыгарылышы Казанда 2022 елның 15 августында узды. Чыгарылышның темасы Россия тарихын берләштерә торган потенциал булды.«Сыйныф марафоны»нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының педагогик хезмәткәрләрен әзерләү, һөнәри үсеш һәм социаль тәэмин итү департаменты директоры Алексей Благинин мөрәҗәгать итте, ул «Разговоры о важном» проектын гамәлгә ашыруга әзерлек турында сөйләде.

«Разговоры о важном» дәресләрендә без илебез, тарихыбыз, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез турында сөйләшәчәкбез, илдә һәм дөньяда барган актуаль вакыйгалар турында фикер алышачакбыз. Бүген Россия Федерациясенең өч субъектында балалар үзәкләре, төбәк балалар лагерьлары мәйданчыкларында «Разговоры о важном» материалларын апробацияләү уза. 16 сынау үткәрелде инде, анда безнең илнең 300 дән артык укучысы катнашты.

Безнең зур илдә яшәүче төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләренең берләшүләренең мөһимлеге, шулай ук Халыклар дуслыгы йорты һәм Россия халыклары Ассамблеясенең педагогларга «Разговоры о важном» проектын үткәрүдә ярдәм итәргә әзер булулары хакында Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сөйләде:

«Сез балалар, яшьләр белән эш алып барырга, милләтара мәсьәләләр турында сөйләшергә планлаштырганда, Халыклар дуслыгы йортларына мөрәҗәгать итегез: алар-сезнең якын ярдәмчеләрегез, катлаулы сорауларга җавап табарга ярдәм итүче кешеләрегез булыр. Билгеле бер халыкның лидерлары булган, Россия халыклары Ассамблеясе яки Дуслык йорты исеменнән килгән кешеләр белән дәресләрдә аралашу мөмкинлегенә ия булу бик мөһим».

Җәмгыять белеме һәм хокук укытучысы, «Россия Ел укытучысы-2018» Бөтенроссия конкурсында абсолют җиңүче, Чечен Республикасының халык укытучысы Алихан Динаевның чыгышы мәдәниятара аралашу үзенчәлекләренә багышланды:

«Милләтара һәм конфессияара проблемаларны хәл итүгә ике гади чара-башкаларга карата хөрмәт һәм кызыксыну. Бу-милләтләр арасындагы гармониянең нигезе һәм конфессияара татулык нигезе. Мөһим нәрсә турында сөйләшү-илебезнең күпмилләтле һәм күп динле булуы турында сөйләшү. Һәм бу факт безнең көчле булуыбызны күрсәтә.

Шулай ук очрашу барышында белем бирү оешмаларында «Разговоры о важном» барышында нигез салына торган мәгънәләрдән, гамәлләргә күчү өчен шартлар булдыру турында да фикер алыштылар. Моннан тыш, «Сыйныф марафоны» тыңлаучыларына ноябрьдә узачак дәрестән тыш дәресләр анонсын да тәкъдим иттеләр.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча

 

Фотогалерея: