• Русский
  • Татарча

2022 елда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарәче кадрларның республика форумы

16 августта Казан шәһәренең «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең һәм идарәче кадрларның республика форумы узды.
Форумда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова катнашты. Институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан методик материаллар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган методик мәйданчык кысаларында институт доценты, филология фәннәре кандидаты  Р.Ф. Фәттахова «Яңартылган төп белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында дәүләт теле буларак татар телен укыту үзенчәлекләре» доклады белән чыгыш ясады.

Форумда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы; татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәттахова Рузилә Фердавис кызы бүләкләнде.

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Хадиева Гөлнара Васильевна Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Фотогалерея: