• Русский
  • Татарча

“Дәрестән тыш эшчәнлекне һәм өстәмә белем бирүне оештыруның нәтиҗәле тәҗрибәләре” республика фәннни-гамәли конференциясе

2019 елның 4 апрелендә “Дәрестән тыш эшчәнлекне һәм өстәмә белем бирүне оештыруның нәтиҗәле тәҗрибәләре” дип исемләнгән республика фәннни-гамәли конференциясе үтте. Конференциянең оештыручылары: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Техник иҗат һәм профориентация үзәге, Түбән Кама агросәнәгать көллияте. Конференция эшендә 270тән артык кеше катнашты. Алар: республика мәгариф идарәләре методистлары, югары уку йортлары галимнәре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, гомуми һәм өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең өлкән тәрбиячеләре.

Конференция кысаларында анда катнашучылар дәрестән тыш эшчәнлек һәм өстәмә белем буенча тәҗрибәләре белән уртаклашты, әлеге юнәлешнең укучыларны интеллектуаль һәм рухи яктан үстерүдә кыйммәтен билгеләп уздылар, ФДББС таләпләре яктылыгында сыйныфтан тыш курсларның мәгариф системасындагы роле турында фикер алыштылар. Республика педагоглары мастер-класслар кысаларында системалы-эшлекле якын килү мөмкинлекләренең аеруча әһәмиятлелеген күрсәттеләр, дәрестән тыш эшчәнлекнең һәм өстәмә белемнең инновацияле модельләрен тәкъдим иттеләр. Конференциянең воркшоп процессында педагоглар нәтиҗәле тәҗрибәләр турында фикер алышты, гомуми, һөнәри һәм өстәмә белем бирүне гамәлгә ашыруның яңа идеяләре белән уртаклаштылар.

Конференция резолюциясендә гомуми, һөнәри һәм өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри компетенцияләрен мәгарифнең барлык баскычлары арасында дәвамчанлыкны тәэмин итү чарасы аша камилләштерү өчен төп бурычлар чагылыш тапты. Бары тик балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары педагогларының уртак хезмәте генә үсеп килүче буында уңыш нигезе буларак киләчәк компетентлылыгын үстерү мөмкинлеге бирәчәк. Болар: тәнкыйди фикер йөртү, бурычларны нәтиҗәле чишү, тикшеренү күнекмәләре, креативлык, фәнни гыйлемлелек, мөстәкыйльлек, планлаштыру, инициатива, үзтәртип, лидерлык, командада эшләү, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үзләштерү.

Фотоларны түбәндәге сылтама буенча күчереп алу мөмкин:
https://yadi.sk/d/NhNzLIPGpMJc6g
https://cloud.mail.ru/stock/hZyCcvpZKFR3vcdTHfwv92DH

Фотогалерея