• Русский
  • Татарча

Мәгарифне үстерү институты «Заманча белем бирү менеджменты» һөнәри әзерлек курсларына чакыра

              Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Заманча белем бирү менеджменты» программасы буенча төркем туплау турында хәбәр итә (күләме 300 сәгать).
Укуга муниципаль районнарның җитәкче кадрлар резервына керүче мәгариф хезмәткәрләре, шулай ук 2022 елда яңа билгеләнгән кадрлар резервына кандидатлар арасыннан белем бирү оешмалары җитәкчеләре чакырыла.

Уку вакыты - 2022 елның 19 сентябреннән - 10 декабренә кадәр

Укыту бюджет нигезендә алып барыла, укулар тәмамлангач, тыңлаучыларга «Белем бирүдә менеджмент» юнәлеше буенча һөнәри әзерлек турында диплом бирелә.

Укыту формасы - дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып көндезге-читтән торып уку.х

Беренче сессия 2022 елның 19-22 сентябрендә көндезге форматта түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Социалистик урамы, 5, 2 аудитория.
Уку 2022 елның 19 сентябрендә 9.00 сәгатьтә башлана.

Гаризаны 2022 елның 14 сентябренә кадәр zmsgi@mail.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк (гариза формасы-1 нче кушымта).

Куратор - Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты Смирнов Иван Андреевич, элемтә өчен телефон 8 (843) 571-14-58.