• Русский
  • Татарча

«Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре буенча гамәли юнәлешле семинарлар

2022 елның 21 һәм 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Технология» предметы өлкәсендәге яңартылган эчтәлек модуль принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ сынап карау программасы»  федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлеген оештыру-методик һәм мәгълүмати тәэмин итү максаты белән «Технология» предмет өлкәсе буенча программаларны гамәлгә ашыручы һәм федераль инновацион мәйданчык катнашучылары булган педагогик хезмәткәрләр өчен республика семинарлары планлаштырылган.

Көндезге семинарлар кысаларында "3D-модельләштерү, прототиплаштыру, макетлау", "Компьютер графикасы. Сызу" һәм "Робототехника" модульләрен гамәлгә ашыру өчен җиһазлар һәм программалар белән эшләү буенча мастер-класслар узачак. 

«Яңартылган ФДББС буенча «Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре: 3D-каләм белән күләмле модельләштерү практикасы»  (21.09.2022-9.00 сәгатьтә) семинары кысаларында 3D-каләм белән эшләргә өйрәтеләчәк.

«Яңартылган ФДББС буенча «Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре: график редакторларда эшләү практикасы» семинары (23.09.2022 -11.00 сәгатьтә) «Компас 3D» һәм «ThinkerCad» программаларын өйрәнүгә багышланачак.

«Яңартылган ФДББС буенча «Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре: робототехника буенча дәресләр оештыру практикасы» семинары (23.09.2022 - 13.00 сәгатьтә) LEGO-роботларны конструкцияләүгә һәм программалаштыруга юнәлтеләчәк.

Семинарларда катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Семинарлар турында тулырак мәгълүматны  «Технология» федераль инновацион мәйданчыгы битендә табып була: http://irort.ru/ru/node/5376