• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы

2022 елның 11-18 сентябрендә Ставрополь краенда «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау (көндезге) этабы уза.

Жюри составында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы эшли.

 

 

Бәйгенең максаты - Россия Федерациясенең төрле субъектларында талантлы һәм тәҗрибәле туган тел һәм әдәбият укытучыларын ачыклау. Көндезге турның конкурс чараларында Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән иң яхшы туган тел укытучылары катнаша.

Бәйгенең йомгаклау этабы кысаларында педагоглар туган телләрне һәм туган әдәбиятларны укыту процессын оештыруның яңа эшләнмәләрен һәм нәтиҗәле методик практикаларын күрсәтәчәкләр.
«Методик остаханә», «Дәрес», «Сыйныф сәгате» һәм «Мастер-класс» конкурс сынауларында катнашучылар үсеп килүче буынны кыйммәт ориентирлары һәм мәгарифне үстерүнең заманча социаль-мәдәни тенденцияләре нигезендә укыту һәм тәрбияләү сәләтләрен күрсәтәчәкләр.