• Русский
  • Татарча

Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге «Төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС шартларында рус теле һәм әдәбиятын укыту» вебинарын үткәрә

Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге 2022 елның 14 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 14:30 сәгатьтә «Төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС шартларында рус телен һәм әдәбиятын укыту» вебинарын үткәрә.
Вебинар барышында «Рус теле» һәм «Әдәбият» фәннәрен төп гомуми белем бирүнең  яңартылган ФДББС гамәлгә кертү шартларында укыту, рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә предметара багланышлар формалаштыру мәсьәләләре каралачак.
Вебинарның спикеры - Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәгенең әйдәп баручы эксперты, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Мищерина Марина Алексеевна.
Катнашучыларны трансляциягә тоташтыру сылтама буенча булачак: https://apkpro.ru/fmc/ .