• Русский
  • Татарча

«Минем педагогик идеяларым һәм лайфхакларым» белем бирү, тәрбия һәм балаларны үстерү өлкәсендә авторлык методик идеяләре һәм алымнары (лайфхаклар) төбәкара конкурсы

                                 Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Минем педагогик идеяларым һәм лайфхакларым» белем бирү, тәрбия һәм балаларны үстерү өлкәсендә авторлык методик идеяләре һәм алымнары (лайфхаклар) төбәкара конкурсы башлану турында игълан итә.

Мәктәпкәчә, гомумбелем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләрне: директор урынбасарларын, фән укытучыларын, сыйныф җитәкчеләрен, педагог-психологларны, социаль педагогларны, педагог-оештыручыларны, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләрен, логопедларын, өстәмә белем бирү педагогларын, китапханәче педагогларны конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен 2022 елның 19 сентябреннән 2022 елның 23 октябренә кадәр https://clck.ru/zMMKM сылтамасы буенча анкета тутырырга һәм материалларны электрон рәвештә irokonkurs2022@mail.ru адресына җибәрергә кирәк

Барлык катнашучыларга да сертификат биреләчәк.

Бәйгенең координаторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хәмзәевна,телефон (843) 238-02-24; электрон почта irokonkurs2022@mail.ru