• Русский
  • Татарча

«Заманча белем бирү менеджменты» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре резервын укыту

2022 елның 19-22 сентябрендә «Заманча белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча белем бирү оешмалары җитәкчеләре резервын укыту узачак.

Беренче сессия кысаларында белем бирү менеджментының актуаль мәсьәләләре каралачак:

  • гомуми идарә теориясе,
  • идарә итү психологиясе,
  • яңартылган ФДББС шартларында белем бирү процессы белән идарә итү практикасы,
  • белем бирү оешмасы җитәкчесенең һөнәри компетентлыгы һ. б.

Кадрлар резервының 75 тыңлаучысы алдында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, педагогика һәм белем бирү идарәсе кафедрасы һәм Казан милли тикшеренү техник университеты мөгаллимнәре чыгыш ясаячак.

Куратор - Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов И. А.;
Фәнни җитәкче - Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Сахнова И. А.