• Русский
  • Татарча

Дислексия һәм дисграфия булган балаларны укыту сораулары буенча фикер алышу

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2022 елның 14 сентябрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларда дислексия, дисграфия һәм дизорфографияне профилактикалау һәм төзәтү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасында дислексияне, дисграфияне һәм дизорфографияне профилактикалау һәм төзәтү буенча чаралар планын үтәү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Әлеге фактор буенча куркыныч төркеменә керүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да кертеп, укучыларны  тәэмин итү буенча белем бирү оешмалары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү зарурлыгына аерым игътибар юнәлтелде.

Киңәшмә эшендә Татарстан Републикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Г.Р. Хәмитова, Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры К. Ш. Шәрифҗанова, Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы доценты И. А. Кедрова катнашты.. 

Дисграфия һәм дислексияне профилактикалау, диагностикалау, төзәтүгә заманча якын килү турында педагоглар һәм ата-аналар Татарстан Республикасы Мәгарифне үтерү сайтында белә ала: http://www.irort.ru/node/4239 

Фотогалерея: