• Русский
  • Татарча

«ЯКласс» циффрлы белем бирү ресурсы «Подготовка к ВПР 2022: доступное решение от «ЯКласс» бөтенроссия семинарына чакыра

 

2022 елның 16 сентябрендә 16:00 сәгатьтә «ЯКласс» цифрлы белем бирү үзәге директор урынбасарларын, методик берләшмәләр җитәкчеләрен һәм мәктәп укытучыларын «Подготовка к ВПР 2022: доступное решение от «ЯКласс» бөтенроссия семинарына чакыра.

Теркәлү һәм катнашу өчен сылтама: https://www.yaklass.ru/info/events/metod-webinars/2022/09/web160922-16-m...

Семинарда түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәчәкбез:

  • «ЯКласс» цифрлы белем бирү ресурсы белән бөтенроссия тикшерү эшләренә (сыйныфта, индивидуаль рәвештә, төркемдә) интенсив әзерлекне ничек оештырырга?
  • Укучыларга «Цифрлы белем бирү контенты» онлайн платформасы аша «ЯКласс» цифрлы белем бирү ресурсының тулы функцияле версиясенә бушлай керүне ничек урнаштырырга?
  • Кайсы инструмент бөтенроссия тикшерү эшләренең күпсанлы вариантлары белән онлайн-репетицияләрен үткәрергә ярдәм итәчәк һәм чыгымнар таләп итмәячәк?
  • Онлайн һәм оффлайн хисаплар белән укучы нәтиҗәләрен мониторинглауны ничек оештырырга?

Семинарда 2022 елгы демо - версияләр буенча әзер контроль-үлчәү материаллары белән эшләү алымнары каралачак. Мәктәп эчендәге контроль системасына нәтиҗә мониторингы кораллары белән күп вариантлы тестларны ничек кертергә кирәклеге хакында әйтеләчәк.

Онлайн трансляциядә катнашучыларның барысы да сертификат алачак. Семинарны «ЯКласс» методик үзәге экспертлары үткәрәчәк.

Бөтенроссия тикшерү эшләре буенча биремнәр Якласста «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты «Башлангыч, төп гомуми, урта гомуми һәм урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган белем бирү оешмалары онлайн цифрлы белем бирү ресурсларына һәм сервисларына Иннополис университеты базасында онлайн-керү мөмкинлеге бирелгән» нәтиҗәсе буенча расланган контент булып тора.

Бушлай керү өчен инструкция 1нче кушымтада бирелгән.