• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы - 2022» Бөтенроссия һөнәри конкурсы

13-15 сентябрьдә «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы - 2022» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы кысаларында педагоглар «Методик остаханә», «Дәрес» бәйге сынауларында үзләренең үсеп килүче буынны кыйммәтле ориентирлар һәм белем бирүне үстерүнең заманча социаль-мәдәни тенденцияләре нигезендә өйрәтә һәм тәрбияли белүләрен күрсәттеләр.

Татарстан Республикасыннан Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, туган (татар) тел һәм туган (татар) әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Габдинова Зилә Афтах кызы катнашты.

Жюри составында Татарстан Республикаы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы эшләде.

Фотогалерея: