• Русский
  • Татарча

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 27-28 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирүдә остазлык: хәзерге заман теориясе һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция эшендә Россия Федерациясеннән белем бирү өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар һәм белгечләр катнашачак.

Конференциядә катнашырга мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче галимнәр һәм Россия Федерациясе субъектларыннан килгән мәгарифне үстерү институтлары белгечләре чакырыла.

Конференциянең максаты: мәктәпләрдә, югары уку йортларында, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү системасында остазлык буенча стратегияләр һәм технологияләр сайлауда, сәләтле һәм мотивацияле яшьләр, шулай ук укуда кыенлыклары булган мәктәп укучылары белән эшләүдә ярдәм күрсәтү.

Конференциянең проблемалы кыры:

  • Педагогик корпоратив культураның һәм белем бирү оешмасының кадрлар сәясәтенең аерылгысыз өлеше буларак остазлык.
  • Педагог үсешенең индивидуаль программасы һәм педагогларның профессиональ компетенцияләрен арттыру коралы буларак остазлык системасы.
  • Үзенчәлекле белем ихтыяҗлары булган балалар өчен социаль лифтлар үсешенең эффектив механизмы буларак остазлык.
  • Һөнәри белем бирүдә остазлык.
  • Ачык челтәрле җәмгыятне булдыру һәм цифрлы технологияләрне үзләштерү өчен остазлык.
  • Һөнәри белем бирү берләшмәләре: адреслы программалар һөнәргә төрле дәрәҗәдәге кушылуны гамәлгә ашыру, педагогик коллективта яңа һәм тәҗрибәле педагогларның үзара баету мөнәсәбәтләре нигезендә продуктив мохит булдыру.

Пленар утырыш - 27 октябрь, секцияләр эше-28 октябрь.

Конференция турында тулырак мәгълүмат: https://clck.ru/322Lew

Оештыру мәсьәләләре буенча:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге, +79083432329,
электрон почта knirort@gmail.com