• Русский
  • Татарча

"Туган (татар) теле һәм әдәбияты" фән өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы" белгечлеге буенча белем бирү оешмалары укытучыларын һөнәри яктан яңадан әзерләү программасын гамәлгә ашыру

2022 елның 11 маеннан 14 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан 270 сәгать күләмендә "Туган (татар) теле һәм әдәбияты" фән өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы" белгечлеге буенча белем бирү оешмалары укытучыларын һөнәри әзерләү программасы гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясенең 6 төбәгеннән, шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан барлыгы 20 педагог укыды.

Программа онлайн-лекцияләр, гамәли дәресләр, презентацияләр, онлайн-консультацияләр рәвешендә электрон белем бирү һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Шулай ук программа кысаларында «Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы эшенең методик системасы» темасына 36 сәгать күләмендә педагогик практика оештырылды.

Курсларны тыңлаучылар кирәкле белем, күнекмәләр алу мөмкинлеге бирә торган уңайлы эш графигын һәм режимын, укучыларның мәнфәгатьләренә һәм ихтыяҗларына карап тикшерелә торган мәсьәләләр даирәсен җайга салу мөмкинлеге бирә торган программаның ачык һәм үтемле булуын; килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итә алырлык куратор булуын билгеләп үттеләр.

Тыңлаучыларны укыту 2022 елның 14 сентябрендә онлайн режимда чыгарылыш квалификация эшләрен уңышлы яклау белән тәмамланды.

Курсларның кураторы - Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөгаллиме Ваһапова А.Р. 

Фотогалерея: