• Русский
  • Татарча

Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге «Белем бирү нәтиҗәләренә заманча таләпләрне исәпкә алып, укучыларның уку-танып белү эшчәнлеген проектлау» вебинарын үткәрә

Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге 2022 елның 21 сентябрендә 14:30 сәгатьтә «Белем бирү нәтиҗәләренә заманча таләпләрне исәпкә алып, укучыларның укыту-танып белү эшчәнлеген проектлау» вебинарын үткәрә

Вебинар барышында түбәндәге сораулар ачылачак: укыту-танып белү эшчәнлеге, төп гомуми белем бирү яңартылган ФДББС таләпләренә туры китереп аның төшенчәсе һәм компонентлары; укыту - танып белү эшчәнлеген проектлау һәм активлаштыруга формалар, практика һәм алымнар; ситуацион һәм проект бурычын хәл итү мисаллары, шулай ук уку-танып белү эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында кейс белән эшләү.

Вебинар спикерлары:

  • Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге эксперты Слонимская Ольга Викторовна;
  • Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәгенең әйдәп баручы эксперты Смирнова Наталья Евгеньевна.

Катнашучыларны трансляциягә тоташтыру түбәндәге сылтама буенча: https://apkpro.ru/fmc/.