• Русский
  • Татарча

«Белем бирү оешмаларында этномәдәни юнәлештәге программаларны гамәлгә ашыру: проблемалы зоналар» гамәли фәнни тикшеренү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дәүләт йөкләмәсен раслау турында» 2021 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгын үтәү максатыннан «Белем бирү оешмаларында этномәдәни юнәлештәге программаларны гамәлгә ашыру: проблемалы зоналар» дип аталган гамәли фәнни тикшеренү үткәрә. 

Гамәли тикшеренүләрне фәнни яктан Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе хезмәткәрләре белән берлектә Мәгълүмати-аналитик бүлек тәэмин итә. Тикшеренү нәтиҗәләрен анализлау Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында этномәдәни юнәлештәге программаларны гамәлгә ашыруның проблемалы зоналарын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Гамәли тикшеренү барышында кулланылган төп сораштыру ысулы-Google Forms онлайн сервисында урнаштырылган электрон формада төзелгән анкета рәвешендә тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының «Сәнгать» фән өлкәсе укытучыларын сораштыруда катнашырга чакырабыз.

Тикшеренүдә катнашу өчен сылтама буенча урнаштырылган анкета сорауларына җавап бирергә кирәк: https://forms.gle/XafMCGdJjUGseoNi7 

Сезнең җавапларны 2022 елның 30 сентябренә кадәр көтәбез.

Хезмәттәшлек өчен рәхмәт!