• Русский
  • Татарча

«Мәгариф» («Үсеш нокталары») милли проекты инфраструктурасын кулланып челтәрле хезмәттәшлек оештыруның төп мәсьәләләре» Республика түгәрәк өстәле

2022 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары - «Үсеш нокталары» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре җитәкчеләре һәм педагоглары өчен «Мәгариф» («Үсеш нокталары») милли проекты инфраструктурасын кулланып челтәрле хезмәттәшлек оештыруның төп мәсьәләләре» республика түгәрәк өстәле узды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы урынбасары Лустина Татьяна Михайловна мөрәҗәгать итте.

Түгәрәк өстәл кысаларында «Мәгариф» («Үсеш нокталары») милли проекты инфраструктурасын кулланып челтәрле хезмәттәшлек оештыру практикалары тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Буа шәһәре лицей-интернаты директоры Абзалов Илнар Искәндәр улы,   Буа шәһәре 5 нче гимназиясе укыту эшләре буенча директор урынбасары Ишимова Светлана Владимировна һәм Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фәхретдинов Илмас Илгизәр улы челтәрле хезмәттәшлек оештыру өчен ресурс буларак «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге белән идарә итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Техник иҗат һәм профориентация үзәге директоры Кирпичонок Марина Анатольевна «Кванториум» балалар технопаркы мәйданчыгында инженерлык сыйныфлары һәм төрле чаралар оештыру тәҗрибәсе белән таныштырды. ГлобалЛаб (Мәскәү шәһәре) әйдәп баручы тьютор Злочевская Яна Олеговна ГлобалЛаб белем бирү онлайн-тирәлеген тәкъдим итте һәм катнашучыларны педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен платформа мөмкинлекләре белән таныштырды, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда проект-тикшеренү эшчәнлегендә ресурс куллану турында сөйләде.

Фотогалерея: