• Русский
  • Татарча

«Өстәмә һөнәри белем системасын цифрлаштыру: тенденцияләр һәм төп юнәлешләр» темасына секция утырышы

2022 елның 29 сентябрендә «Белем бирү өлкәсенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Өстәмә һөнәри белем бирү системасын цифрлаштыру: тенденцияләр һәм төп юнәлешләр» темасына Россия Федерациясе субъектларының Мәгарифне үстерү институтлары, Квалификация күтәрү институтлары ректорлары (директорлары), өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары милли ассоциациясе әгъзалары өчен секция утырышы узды.

Секциянең модераторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы Людмила Николаевна Ногманова. Секция эшендә Томск, Чиләбе, Амур, Ярославль, Ленинград, Свердловск, Омск өлкәләре, Краснодар һәм Камчатка крайлары, Марий Эл, Калмыкия, Алтай республикалары вәкилләре катнашты.

Кызыклы докладлар белән Мобиль электрон белем бирү генераль директоры, педагогика фәннәре докторы, Россия мәгариф академиясе әгъза-корреспонденты А. М. Кондаков; Чиләбе Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институты  ректоры, педагогика фәннәре кандидаты А. В. Хохлов; Томск өлкә квалификация күтәрү һәм хезмәткәрләрне яңадан әзерләү институты ректоры, техник фәннәр кандидаты, доцент О. М. Замятина; Краснодар краен Мәгарифне үстерү институты өстәмә белем бирү һәм цифрлы трансформация буенча проректор, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Л. Н.Терновая; Чиләбе өлкәсе Мәгарифне бәяләү һәм мәгълүматлаштыру төбәк үзәге директоры, педагогика фәннәре кандидаты А. А. Барабас чыгыш ясадылар.

Секция эше югары фәнни дәрәҗәдә узды. Барлык докладлар презентацияләр белән үрелеп барды һәм нәтиҗәле дискуссия белән тәмамланды. Секция эше йомгаклары буенча игълан ителгән проблематиканың актуальлеге билгеләнде, тикшерелә торган проблемаларның гамәли әһәмияте һәм фәнни булуы ассызыкланды.

Фотогалерея: