• Русский
  • Татарча

«ВАКО» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «ВАКО» нәшриятының яңа китаплары күргәзмәсе уза. Методик кулланмалар, контроль-үлчәү материаллары, дәфтәр-тренажерлар, төрле мәктәп предметлары буенча дәреслекләр (1-10 сыйныфлар), бөтенроссия тикшерү эшләре, бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек-тренажерлар, шулай ук мәктәп олимпиадалары биремнәре, методик кулланмалар һәм «Шахмат мәктәбе» биремнәр җыентыклары, проект эшчәнлеген укыту методикасы, рус халык сынамышлары сүзлеге һ. б. тәкъдим ителгән.

«ВАКО» нәшриятының әдәбият исемлеге

Фотогалерея: