• Русский
  • Татарча

Укытучылар көне алдыннан Казан Кремлендә тантаналы кабул итү

Тану, алкышлар һәм рәхмәт сүзләре. Казан Кремлендә бүген һөнәри бәйрәм алдыннан укытучылар өчен тантаналы кабул итү уздырылды. Президент династияләргә һәм алтын педагогик составка бүләкләр тапшырды. Ярты гасырлык стажы педагог Рәсимә Шәмсетдинова - Татарстанның халык укытучысы. Үз юлын Казан педагогика училищесында башлап, ул төрле югары уку йортларында татар теле һәм әдәбиятын укыта, гомере буе үзе дә укудан туктамый.

«Мин үз һөнәремне бик яратам. Була шулай, син билгеле бер һөнәр вәкиле булып туасың. Һәм мин, күрәсең, бу һөнәр өчен туганмын»,- ди Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире — Татарстан Республикасының халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова.

Бүләкләрне дүрт укытучылар династиясе вәкилләре алды, барлыгы 50 гә якын алтын состав педагогы алды. Спас районыннан Борюшкиннар династиясенең гомуми педагогик стажы-483 ел, ә Чаллыдан Вәлиуллиннар — Гусевлар гаиләсендә 700 елдан артык. Дүрт династиягә 100әр мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

ТР Президенты сүзләренчә, республикада балаларны үз фәннәре һәм белемнәре белән кызыксындыра алырлык бик күп якты һәм талантлы педагоглар бар. Нәтиҗәсе бар: узган ел Татарстанның 237 баласы бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булган, өчесе химия һәм математика буенча халыкара олимпиадаларда җиңгән. Өстәвенә, 2 меңнән артык чыгарылыш укучысы медальләр белән тәмамлады.

Бүләкләрне республиканың төрле районнарыннан мәктәп һәм югары уку йортлары педагоглары алды. Кайберәүләр, әйтик, залдан атказанган хезмәткәрләрләр булып,  кемдер Фидакарь хезмәт өчен медальләр алып чыкты, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медальләр белән бүләкләнүчеләр дә булды. Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцына һәм КФУның Психология һәм белем бирү институты югары мәктәбенең Педагогика кафедрасы мөдире Әлфия Мәсәлимовага Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясе тапшырылды.

Казан Кремлендә тантаналы кабул итү. (видео)

 

Фотогалерея: