• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

03 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышы узды.  Гыйльми совет утырышын ректор Л. Н.Ногманова һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы әгъзасы И. Г. Һадиуллин ачтылар. Укытучылар көне уңаеннан институтның барлык хезмәткәрләр, юбилярлар адресына котлаулар яңгырады, хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.

«Институт хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашу нәтиҗәләре турында» доклады белән фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л.П. Шәмсетдинова чыгыш ясады.

«2023 елга өстәмә һөнәри белем бирү программаларын эшләүгә таләпләр турында» доклад белән укыту-методика эшләре буенча проектор Г.Х. Сагеева чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларын биләүгә дәгъвачылар конкурсы тәмамланды. Кандидатуралар яшерен тавыш бирү белән расланган.

Фотогалерея: