• Русский
  • Татарча

М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!

Татарстан Республикасының М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе Татарстан территориясендә урнашкан белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендә фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен бирелә.

Ел саен 5 октябрьгә М.И. Мәхмүтов исемендәге  йөзәр мең сум күләмендәге ике премия бирелә. Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру, күренекле Россия педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтов истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.

4 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мирза Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә конкурста җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлады:

  • Казан (Идел буе) федераль университеты Психология һәм мәгариф институты югары мәктәбенең Педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Мәсәлимова Әлфия Рәфис кызы
  • Казан (Идел буе) федераль университеты Н.И.Лобачевский исемендәге лицее директоры, педагогика фәннәре кандидаты Скобельцина Елена Германовна.

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективы конкурста җиңүчеләрне чын күңелдән котлый!

Фотогалерея: