• Русский
  • Татарча

«Китап кәефе» мәдәни-күңел ачу чарасы

2022 елның 8 октябрендә 16.00 сәгатьтә «Әкият» балалар үзәгенең зур концерт залында «Китап кәефе» мәдәни-күңел ачу чарасы узачак! Чарада махсус кунак - Россия язучысы һәм журналисты, шагыйрь, «Смешарики» проекты авторы һәм «Фиксики» мультсериалы сценаристы Игорь Шевчук катнашыр дип көтелә.
 

Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе «Китап кәефе» чарасына кунаклар өчен кызыклы һәм бай программа әзерләде:

  • истәлекле бүләкләр тапшыру белән «Китаплы җәй 2022» укучылар марафонын бүләкләү тантанасы;
  • Россия барды һәм композиторы Григорий Гладковның видео котлавы;
  • Владимир Гольцман һәм Таһир Мөхәммәтовның җырларын башкаручылар чыгышы;
  • Партнерларыбыз - «Балалар һәм яшүсмерләр китабы» нәшрияты һәм «Пятерочка» кибетләр челтәре белән берлектә «Безнең сыйныф китапханәсе» социаль проектын башлап җибәрү;
  • кызыклы китап күргәзмәләре.

Чарада катнашу гади:

  bileton.ru сайтында БУШЛАЙ билет алырга һәм безгә килергә кирәк!

Билетлар алу өчен актив сылтама: https://bileton.ru/events/knizhnoe-nastroenie-75649#places 
«Әкият» балалар үзәге адресы: Казан шәһәре, Петербург урамы, 57 йорт (1 кат).
Чараны уздыру тәртибе турында тулырак +7(917)234-28-03 телефон номеры яки https://t.me/rdb_rt81 телеграм каналында танышырга мөмкин. 

Программаның кыскача эчтәлеге (тезислап):

  1. Чараның тантаналы ачылышы.  
  2. Республика балалар китапханәсе директорының сәламләү сүзе.
  3. «Китаплы җәй 2022» марафонында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.
  4. Россия барды һәм композиторы Григорий Гладковның видео котлавы.
  5. Владимир Гольцман һәм Таһир Мөхәммәтовның җырларын башкаручылар чыгышы. 
  6. Россия язучысы һәм журналисты, шагыйрь, «Смешарики» проекты авторы, «Фиксики» мультсериалы сценаристы Игорь Шевчук чыгышы. 
  7. «Безнең сыйныф китапханәсе» уртак социаль проектына старт.
  8. Чараны ябу. Фотосессия.