• Русский
  • Татарча

«Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укытуның формаларын һәм эчтәлеген яңарту» түгәрәк өстәле

 

2022 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Совет районының «Балалар иҗат академиясе» балалар иҗаты үзәге белән берлектә онлайн режимда «Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укытуның формаларын һәм эчтәлеген яңарту» түгәрәк өстәлен уздырдылар. (алга таба – түгәрәк өстәл).

Түгәрәк өстәлнең төп максаты - балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә бию сәнгатен укытуның заманча торышы турында фикер алышу.

Түгәрәк өстәл экспертлары хореография сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, педагог-хореографлар чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл эше барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • бию сәнгате буенча уку-укыту программаларының эчтәлеген яңарту;
  • югары белем дәрәҗәсендә белгечләр әзерләү проблемалары;
  • яшь укытучыларны заманча белем бирү системасында һөнәри эшчәнлеккә җайлаштыру;
  • бию сәнгате буенча белем бирү программалары кысаларында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү;
  • конкурс чараларында катнашу;
  • инклюзив хореографик укытуның педагогик шартлары;
  • хореография сәнгате өлкәсендә уңышлы педагогик практикалар тәҗрибәсен алмашу һәм эшен тәкъдим итү.

14 октябрьдә булган чарада республика шәһәр һәм районнарыннан педагоглар катнашты.

Очрашу һөнәри аралашуның әлеге форматының кирәклеге турында сөйләгән катнашучылар һәм тыңлаучыларда яхшы тәэсир калдырды. 

Фотогалерея: