• Русский
  • Татарча

Калининград өлкәсе белем бирү оешмаларының идарә итү командаларының квалификациясен күтәрү курслары

17-21 октябрьдә Калининград өлкәсе Гусев шәһәренең белем бирү оешмаларының идарә итү командалары Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында квалификация күтәрү курслары узды. "Белем бирү сыйфаты белән идарә итүдә инновацияләр: бәяләү, механизмнар, технологияләр" квалификациясен күтәрү курсы белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең теоретик һәм практик аспектларын өйрәнүгә юнәлтелгән.

 

Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең инновацион механизмнары белән танышу кысаларында тыңлаучылар түбәндәге гомуми белем бирү оешмалары базасында стажировка уздылар:  Адымнар-Казан , Н.И. Лобачевский исемендәге КФУ лицее, 121 нче лицей (178 нче номерлы белем бирү үзәге), «Ресурс» 146 нчы  лицее, Иннополис лицее.

20 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты актлар залында институт һәм идарә итү командалары делегациясенең эшлекле очрашуы булды. Эшлекле очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсе белем бирү системаларының төрле аспектлары турында фикер алыштылар.   Нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар курсларны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, программаның актуальлеген һәм бай булуын, укытуның барлык этапларында тәэмин итүнең яхшы оештырылуын, уку вакытында оператив һәм нәтиҗәле коммуникацияләрне, институтның һәм стажировка мәйданчыкларының профессор-укытучылар составының югары һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: