• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларының квалификациясен күтәрү курслары

2022 елның 19 октябрендә «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүдә инновацияләр: бәяләүләр, механизмнар, технологияләр» квалификация күтәрү буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укыту тәмамланды. Татарстан Республикасының 41 педагогик хезмәткәре укыды. Программаның күләме: 72 сәгать (курслар кураторы - «=Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге директоры Г.А. Зияева).

Тыңлаучылар теория һәм гамәли күнекмәләрне камилләштерделәр: белем бирү сыйфаты белән идарә итү өлкәсендә һөнәри эшчәнлекнең заманча эчтәлеге һәм гамәли аспектлары белән таныштылар, белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә педагогларның методологик мәсьәләләрен үзләштерделәр, цифрлы технологияләр өлкәсендә үз компетенцияләрен камилләштерделәр. 

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында мәктәп директорлары урынбасарлары түбәндәге мәйданчыкларда «Белем бирү оешмасында белем бирү сыйфатын бәяләү системасын булдыру практикасы» темасы буенча виртуаль стажировка узды:

  • Яшел Үзән шәһәренең 11 нче мәктәбе (директор Е.А. Паракова);
  • Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы 1 нче мәктәбе  (директор Е.С. Гыйльманова)

Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы юнәлешләренең берсе буенча проектлар тәкъдим ителгән «Бәя бирү процедуралары мәгълүматлары нигезендә белем бирү сыйфаты белән идарә итү» темасы буенча йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар курсларны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, үткәрүнең уңайлы интерактив форматын, программаның актуальлеген һәм гамәли юнәлешле булуын, укытуның барлык этапларында тәэмин итүнең яхшы оештырылуын, укыту вакытында оператив һәм нәтиҗәле коммуникацияләрне, профессор-укытучылар составының югары профессиональлеген билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: