• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик вебинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы дәүләт биреме кысаларында 2022 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары педагоглары өчен видеоконференция форматында «Төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телен укытуның үзенчәлекләре» вебинарын үткәрде.  

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы укучыларның глобаль компетенцияләрен үстерү проблемасына кагылды. Кафедраның өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы гомуми белем бирү учреждениеләрендә туган (татар) телен укытудагы төп үзгәрешләр белән таныштырды.

Кафедра мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының алдагы эш планнары белән таныштырды. Вебинар эшендә Татарстан Республикасының 570 туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары катнашты.