• Русский
  • Татарча

«Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең семинары

2022 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган стандартын гамәлгә кертү шартларында «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» укыту предметларын укытуны оештыру» темасы буенча укыту семинары уздырды. Семинар Мамадыш муниципаль районы академик К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейда узды.

Район педагоглары алдында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Зәлфирә Исхак кызы Җамалетдинова һәм Г.Р. Державин исемендәге Сокуров урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Гөлнара Ринат кызы Садриева чыгыш ясадылар. Гамәли дәресләрдә алар түбәндәге актуаль проблемаларны карадылар:

  • Башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган стандарты шартларында «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» предметлы өлкәләрен укыту;
  • Якынча эш программасы нигезендә «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» дәресләрен проектлау.

Семинар кысаларында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары укытучылары укыту предметын укыту буенча үз тәҗрибәләрен күрсәттеләр. Семинарда катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея: