• Русский
  • Татарча

2022 елның 26-27 октябрендә Пермь краенда туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының семинар-киңәшмәсе

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, үзара файдалы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итү, мәгариф өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатлары белән 2022 елның 26-27 октябрендә Пермь крае татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Семинар-киңәшмәдә Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Пермь крае Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Пермь краеның Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, татар этномәдәни компоненты булган белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Пермь краеның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

 

Чараны үткәрү кысаларында катнашучылар милли мәгарифне үстерү, тел белемендә мәдәниятләр диалогы принцибын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук милли мәгариф өлкәсендәге гимназия эшчәнлеге белән таныштылар, татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар, мастер-класслар карадылар. 

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фердавис кызы «ФДББС буенча белем бирү сыйфатын күтәрү һәм уку эшчәнлеген оештыруга методик ярдәм күрсәтү» темасы буенча чыгыш ясады, анда РФ төбәкләрендә татар мәдәниятен һәм туган телне саклау һәм өйрәнү буенча белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру  мәсьәләләре кузгатылды.

Барлык катнашучылар да әлеге чараның дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр.

Фотогалерея: