• Русский
  • Татарча

Казанда мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

22 нче ноябрьдә Казанда Республика мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәгендә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин эшче коллегия үткәрде, анда мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

Коллегия барышында түбәндәге саннар әйтелде. 2021 елда гражданнарның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча 21 педагогик хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 7 хезмәткәр эштән азат ителгән, шуларның 2се - җитәкчеләр.

2022 елда республиканың цифрлы үсеш министрлыгы ярдәмендә беренче тапкыр ведомствоара иң уңышлы проектларның берсе - дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталлары функцияләрен кулланып балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә гаризалар кабул итүне оештыру гамәлгә ашырылган, аның барышында 50 меңнән артык гариза эшкәртелгән.

Коллегиядә катнашучылар алдында мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы белем бирүнең мөһимлеге турында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша чыгыш ясады.

ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы Людмила Ногманова республиканың мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы әхлакый-хокукый культураны формалаштыру үзенчәлекләре турында сөйләде.

Коллегия эшен тәмамлап, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы коррупциягә каршы белем бирү модельләрен камилләштерү, җаваплы гражданлык үзаңын формалаштыру эше, мәгариф системасында коррупция куркынычларын профилактикалау өстенлекле булып кала һәм дәвам итәчәк дип билгеләп үтте.

 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча