• Русский
  • Татарча

Хәзерге заман язучылары белән очрашу циклы. И. Я. Хапчик белән иҗади очрашу

2022 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан шагыйрь, журналист, мәдәният эшлеклесе, «Доброе слово – всей жизни основа…» Макаренко исемендәге әдәби премиясе лауреаты Хапчик Иосиф Яковлевич белән иҗади очрашу үткәрелде.

Чара Контур Толк платформасында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Иосиф Яковлевич катнашучыларны үзенең иҗаты белән таныштырды, шигырьләр, шулай ук Россиянең һәм Татарстан Республикасының күренекле шагыйрьләре әсәрләреннән өзекләр укыды. Тыңлаучыларның Казан шагыйре һәм журналисты белән аралашырга, аңа сораулар бирергә мөмкинчелекләре булды.

Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды. Катнашучылар авторга рәхмәт белдерделәр, киләчәктә иҗади уңышлар, яңа матур әсәрләр иҗат итүгә илһам теләделәр һәм Хапчик И.Я. белән очрашу турында фикерләрен калдырдылар.

Фотогалерея: