• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен вебинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2022 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен «Виртуаль робот һәм башка уеннар белән идарә итүнең иң гади программалары» республика вебинарын үткәрде.

Вебинарда катнашучылар алдында Мәскәү, Самара һәм Казан спикерлары чыгыш ясады: Россия Фәннәр академиясе  укыту информатикасы бүлеге мөдире, физика-математика фәннәре кандидаты А.Г. Кушниренко, фәнни хезмәткәр, Россия Фәннәр академиясе  Өстәмә һөнәри белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы М. В. Райко, Белем бирү технологияләре институты Проект һәм инновация эшчәнлеге буенча директор урынбасары, ПиктоМир цифрлы белем бирү мохитен сынап карау буенча Россия Фәннәр академиясенең челтәрле инновацион мәйданчыклары кураторы А. В. Бокова, ФИСО директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты, РФ мактаулы гомуми белем хезмәткәре В. А. Маркова, уеннар буенча техник А. С. Галанов һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү  эчтәлеген проектлау кафедрасының өлкән укытучысы А. А.Рябова.

Вебинар кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фәнни - техник иҗатка җәлеп итү чарасы буларак «Алгоритмика — азы программирования» курсын гамәлгә кертү, «Яшь инженер – уйлап табучы» программасы ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның конструктив сәләтләрен һәм техник фикерләвен үстерү, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү тирәлеген цифрлы үзгәртү мәсьәләләре каралды.

Вебинарда катнашучы-педагоглар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы җитәкчеләре вебинар барышында кагылган проблемаларның мөһимлеген билгеләп үттеләр, модераторларга һәм оештыручыларга кызыклы чыгышлар һәм балалар бакчаларында виртуаль роботлар һәм башка уеннар белән идарә итү программаларын гамәлгә ашыру буенча актуаль тәкъдимнәр өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Фотогалерея: