• Русский
  • Татарча

“Сәлам!” УМКсын кулланып туган телгә өйрәтү буенча проблемалы мәсьәләләр” темасына республикакүләм түгәрәк өстәл

18 апрельдә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 33 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елгы Дәүләт биременә тәңгәл китереп, “Сәлам!” УМКсын кулланып туган телгә өйрәтү буенча проблемалы мәсьләләр” темасына республикакүләм түгәрәк өстәл үткәрде.

Түгәрәк өстәл эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Халиков И.И., ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эшләр буенча проректоры Сәгыева Г.Х., ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм татар әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Р.Р., ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы доценты Җамалетдинова З.И., ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Гыйләҗева Л.Г., Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгече Баһавиева Р.А., “Сәлам!” укыту-методик комплекты авторлары, “Сәлам!” УМКсын эш тәҗрибәсендә кулланучы укытучылар һәм Татарстан Республикасының туган тел һәм әдәбияты буенча башлангыч гомуми белем программаларын гамәлгә ашырган 90 педагогик хезмәткәре катнашты.

Түгәрәк өстәлнең максаты – рус телендә (туган тел булмаган) белем бирә торган мәгариф оешмаларында татар теле һәм әдәби уку буенча башлангыч гомуми белем программаларын гамәлгә ашырган укытучыларга мәгълүмати һәм консультатив-методик ярдәм күрсәтү иде.

Түгәрәк өстәл кысаларында рус телле укучылар өчен татар телен укытудагы актуаль проблемалар ачып бирелде: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучылар белән эшләүнең инновацияле аспектлары, хәзерге заман этабында социаль заказның нигезе булып торган башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның филологик компетенцияләре, “Сәлам!” укыту-методик комлекты буенча аппробация эшчәнлегенә фәнни-методик ярдәм, “Сәлам!” укыту-методик комлектын башлангыч мәктәптә кулланып карау буенча инновацияле тәҗрибә, башлангыч гомуми белем ФДББСы таләпләрен гамәлгә ашыру чарасы буларак хәзерге татар теле дәреслегенең мәгълүмати һәм мәгърифәти мохиты.

“Сәлам!” укыту-методик комлекты буенча эшләүче укытучылар тарафыннан укытуның интерактив методларын кулланып мастер-класслар үткәрелде. Мастер-класслар кысаларында рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә укыту-методик комплектының мөмкинлекләре күрсәтелде.

Татар теле туган тел саналмаган аудиториядә татар телен укытуга кагылышлы барлык сораулар да чыгышларда һәм чараларда чагылыш тапты. Апробация нәтиҗәләре шуны курсәтте, “Сәлам!” укыту-методик комлекты укучыларны җәлеп итә һәм уку материалының эчтәлеген үзләштерүдә уңай динамика күзәтелә. Укучылардан һәм аларның әти-әниләреннән сораштырулар шуны күрсәтә, “Сәлам!” УМКсы уку материалын тагын да тирәнтен үзләштерүгә мөмкинлек бирә һәм уку процессын кызыклырак һәм мавыктыргыч итә.

ТР Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Яңа Савин һәм Авитөзелеш районнары мәгариф бүлегенә, Авиатөзелеш районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 33 нче урта гомумбелем мәктәбе директоры Н.Ш. Шәяхмәтовага республикакүләм түгәрәк өстәлне үткәрүдәге ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләрен ирештерә.

Фотогалерея