• Русский
  • Татарча

Казанда Татарстан Республикасы югары уку йортлары Ректорлар советы утырышы үтте

2019 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова Татарстан Республикасы югары уку йортлары Ректорлар советы утырышында катнашты. Ул Казан федераль университетында, Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Илдус улы Фәттахов катнашында узды.

Утырышының көн кадагында булган төп мәсьәләләр студентларның иминлегенә, ришвәтчелеккә каршы көрәш юлларына һәм 2019 елга кабул итү кампаниясенә багышланды. Моннан тыш совет әгъзалары Татарстан Президентының йөкләмәләрен үтәү һәм студентларның һәм укытучыларның җәйге ялларын оештыру өчен көчләрне берләштерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Фотогалерея

Фото с официального сайта КФУ