• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 30 ноябрендә И.Н. Ульянов исемендәге Ульян дәүләт педагогика университеты тарафыннан оештырылган «Хәзерге заман мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү» икенче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференциянең максаты – заманча мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирүнең актуаль проблемалары, мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмалары педагогларын һөнәри әзерләү, мәгариф өлкәсендә өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыруның инновацион тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы хезмәткәрләре, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм мәгариф идарәсенең муниципаль һәм төбәк органнары вәкилләре, Ульян өлкәсе, Татарстан Республикасы, Чувашия, Марий Эл республикалары өстәмә һөнәри белем бирү системасы белгечләре катнашты.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Р.И. Латыйпова «Хәзерге заман мәктәпкәчә белем бирүнең кыйммәти юнәлешләре» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар программаның бай булуын, кызыклы методик табышлар, чыгышлар эчтәлегенең кирәклеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: