• Русский
  • Татарча

«Технология» федераль инновацион мәйданчыгы эше кысаларында технология буенча дәреслекләр авторлары белән семинар

2022 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» предмет өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион эшчәнлекне оештыру-методик һәм мәгълүмати тәэмин итү кысаларында.«Технология» фән өлкәсен яңартылган ФДББС буенча укытуның актуаль мәсьәләләре: эчтәлекле һәм методик аспектлар» республика семинарын (вебинар) үткәрде. Семинар спикерлары - педагогика фәннәре докторлары, технология буенча дәреслекләр сериясе авторлары, Социаль идарә академиясе профессорлары Сергей Александрович Бешенков һәм Маргарита Ивановна Шутикова.

 

Семинар кысаларында спикерлар технология буенча булган укыту-методик комплексларны кулланганда булган методик һәм матди-техник кыенлыкларны тасвирладылар, шулай ук дәреслекләр сериясенә күзәтү ясадылар һәм аның үсеш перспективалары турында сөйләделәр. Семинарда катнашучылар үткәрелгән чараның югары нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр һәм спикерларга авторлык дәреслекләре сериясенең эчтәлегенә аңлатма бирүләре һәм методик ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Семинар язмасы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты порталында түбәндәге сылтама буенча ачык:

https://www.youtube.com/watch?v=e3jAwoup-U4

«Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеге кысасында алдагы семинар 2022 елның 14 декабрьдә булачак һәм узган елда мәйданчык эшенә йомгаклар ясауга багышланачак.

Кушылу өчен сылтама: 
https://us02web.zoom.us/j/87803193118?pwd=SklETnA0emt6U1VTQmFrcXJuM1lSUT09
Конференциянең идентификаторы: 878 0319 3118
Керү коды: 737190

Семинарны трансляцияләү Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты порталында түбәндәге сылтама буенча башкарылачак: https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA 

Фотогалерея: