• Русский
  • Татарча

«Детское чтение – расширяем границы» республика конкурсы йомгаклары

«Детское чтение – расширяем границы» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Татарстан Республикасы муниципаль районнарының, шулай ук Кемеров өлкәсе - Кузбасс һәм Ханты-Мансийск автономияле округы - Юграның төрле типтагы белем бирү оешмалары укучылары, ата-аналар, педагоглар һәм китапханә хезмәткәрләре, өстәмә белем бирү педагоглары катнашты.

Конкурс балалар укуы өлкәсендәге иҗади инициативаны актуальләштерүгә, балалар укуы белән җитәкчелек итү (остазлык итү) буенча нәтиҗәле тәҗрибәләр өлкәсендә алдынгы педагогик, китапханә һәм ата-аналар тәҗрибәсен тәкъдим итүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Республика бәйгесендә җиңүчеләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар, лауреатлар дипломнары, җиңүчеләр һәм лауреатлар арасына кермәгән катнашучылар сертификатлар алалар.

Дипломнар һәм сертификатлар гаризаларда күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк.

«Детское чтение – расширяем границы» республика конкурсында җиңүчеләр һәм лауреатлар исемлеге 

Җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлыйбыз!

Катнашучыларга кызыклы һәм иҗади эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!